Әлмәтлеләрне прокурорга чакыралар
Әлмәттә 21 ноябрь көнне 15-17 сәгатьләрдә шәһәр прокуратурасы бинасында кабул итү була.
Әлмәтлеләрне ТР прокурорының беренче урынбасары А.Ю. Николаев кабул итәчәк. Кабул итү видеоконференцэлемтә рәвешендә шәхсән булачак. Алдан язылу өчен телефон 32-59-44. Кабул итүгә килергә теләүче кеше үз контакт мәгълүматларын һәм телефон номерын калдырырга тиеш. Кабул итү көне алдыннан аның белән элемтәгә керәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia