Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрнең пенсияләре артты

ТРда индексация нәтиҗәсендә уртача пенсия күләме, оператив мәгълүматлар буенча, якынча 9,6 мең сум булачак.

Исегезгә төшерик, 1 апрельдән россиялеләрнең хезмәт пенсияләре Россия Пенсия фонды керемнәренең арту индексын исәпкә алып, өстәмә индексацияләнгән. Моннан тыш, социаль пенсияләр күләме арткан, дип хәбәр иттә «Татар-информ».

ТРдагы барлык пенсионерлар арасыннан 985 мең 294 кеше хезмәт пенсиясен ала, шул исәптән, 878 мең 974 кеше картлык буенча, 70 мең 728 кеше инвалидлык буенча, 35 мең 592 кеше туйдыручыны югалту сәбәпле пенсия ала, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

2012 нче елның 1 нче апреленнән хезмәт пенсиясе күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләү өчен, 2013 нчы елның мартында алынган пенсияне индексация коэффициентына - 1,033 - тапкырларга кирәк.

1 нче апрельдән федераль льготага ия булучылар ай саен ала торган акчаларның күләме дә 5,5 процентка индексация кичерә.

Социаль пенсия дә 1,81 процентка арта, аның индексация коэффициенты - 1,0181.

Моннан тыш, социаль пенсия күләме индексация кичерү нәтиҗәсендә, 2013 нче елның 1 нче апреленнән өстәмә материаль ярдәмнәр дә һәм башка түләүләр дә артачак, аларның күләме социаль пенсия күләменә карап билгеләнелә.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250