Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне кисәтәләр. Штраф кечкенә түгел

ТР территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булган сезон башланды.

Урман янгыннарының күбесе ут белән саксыз эш итү аркасында чыга. Шуңа күрә кешеләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә, табигатькә сак карарга һәм аңа зыян китермәскә тырышырга тиешләр. Түбәндәгеләрне эшләү тыела: яшь ылыслы урманнарда, корыган үләнле урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында учак ягу; янган шырпыны, тәмәке төпчекләрен, тәмәке трубкасының кайнар көлен, пыяла шешәләрне, банкаларны һәм пыяла кисәкләрен җиргә ыргыту; урманны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыклары белән чүпләү; урманнарга, саклау полосаларына һәм урман үсентеләренә якын урнашкан җир участокларында кипкән-корыган үләнгә ут төртү.

Урман янгыннарын яки янгын чыгу куркынычы барлыгын күргәндә кичекмәстән 8(8553) 32-87-11 телефоны буенча «Әлмәт урманчылыгы»ның диспетчерлык пунктына яки 8(843) 221-37-95 телефоны аша ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман янгыннары үзәге» төбәк диспетчерлык пунктына шалтыратырга, шулай ук 01 (112) телефонына хәбәр итәргә кирәк.

Россия Федерациясе урманнарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар һәм урман янгыннары чыгуда гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла ала. Бу гражданнарга 1500 сумнан алып 5000 сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Урман үсентеләренә зыян китергәндә һәм аларның юкка чыгуына китергән очракларда кешеләрне җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса