Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне еланнар чага башлаган

Җәйләрнең кызу килүе аркасында елдан-ел көтелмәгән хәлләр туып кына тора: әле тирә-якны моңача күренмәгән күбәләкләр басып ала, әле агачларны кортлар кимерә. Тычкан бизгәге, талпан энцефалиты... Быел әлеге исемлек тагы да киңәйгән - узган атнада районда 3 елан чагу очрагы теркәлгән. Белгечләр моны соңгы елларда табигатьнең артык җылынуы белән бәйли. Еланнарны...

Җәйләрнең кызу килүе аркасында елдан-ел көтелмәгән хәлләр туып кына тора: әле тирә-якны моңача күренмәгән күбәләкләр басып ала, әле агачларны кортлар кимерә. Тычкан бизгәге, талпан энцефалиты... Быел әлеге исемлек тагы да киңәйгән - узган атнада районда 3 елан чагу очрагы теркәлгән. Белгечләр моны соңгы елларда табигатьнең артык җылынуы белән бәйли.

Еланнарны дымлы урыннарда күрергә була. Безнең якларда кара елан һәм тузбаш очрый. Соңгысы кешегә куркыныч тудырмый. Ә менә кара еланга тап булсагыз, сак булыгыз. Әгәр дә аның белән очрашырга туры килсә, хәрәкәтсез калыгыз, якын килмәскә тырышыгыз. Еланнар беркайчан да беренче булып һөҗүм итми. Сезне күрү белән ул үзе үк качу җаен карар. Шуны да истән чыгармаска кирәк, еланнарның ис тою һәм ишетү сәләте бик түбән. Язын аларның агулары куәтлерәк була. Шуңа күрә тешләве дә иртә язда куркынычрак. Кайберәүләр еланны юк итәргә теләп, үзләре үк зыян күрә. Бу җан ияләренең хәрәкәтләре бик кискен. Кеше аңа һөҗүм итсә, ул тиз арада ташланып тешләп алачак. Ә авырту торган саен көчәячәк. Шулай ук баш авырта башлый, күңел уйный.
Беренче ярдәм күрсәткәндә, зарар күргән урынны селкетмәскә тырышырга кирәк икән, югыйсә кан әйләнеше тизләтеләчәк. Авыру гел ятып торырга тиеш. 10-15 минут дәвамында ярадан агуны кабат-кабат суырып төкерергә кирәк.
Елан белән очрашырга туры килгәндә нишләргә?
Еланнар җылы ярата, кояшлы көнне су буенда рәхәтләнеп кызынып яткан елан күрсәгез, аны урап үтәргә тырышыгыз.
Әгәр дә инде елан тешләргә өлгергән икән, үз белдегегез белән дәваланмагыз.
Яраны юып, тизрәк табибка йөгерү ягын карагыз. Моны никадәр тизрәк эшләсәгез - шулкадәр яхшырак булыр. Ярдәм күрсәтелгәнгә кадәр күбрәк сыеклык эчегез һәм тынычлык сакларга тырышыгыз.
Тузбаш белән кара (зәһәр) еланны ничек аерырга?
Тузбаш - кара төстә, кара еланга охшаган, ләкин аның башында сары яки ак төстәге төрткесе бар. Аларның агуы юк, тик тешләре сынып калуы куркыныч тудыра (тузбашның тешләре бик юка).
Кара елан, гадәттә, кара төстә була, шулай ук аларның көлсу төстәге, бар гәүдәсе буйлап зигзаг формасындагы бизәклеләре дә очрый. Куркыныч килеп туганда, кара елан кулчага уралып, ысылдый башлый.
Табигатькә чыккач сак булыгыз, аяк астына карап йөрегез. Урманга, иң яхшысы ябык аяк киеме - итек, ботинкалар киеп бару.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250