Әлмәтлеләргә сер ачабыз
Апрель башыннан шәһәр эчендә йөрүче маршрут автобусларында яңа төр билетлар барлыкка килде.
Әле аларны барлык әлмәтлеләр дә күреп бетермәгәндер, чөнки яңаларын иске билетларны сатып бетергән кондукторларга гына биргәннәр. Хак булса, яңа билетлар буенча бәхетле билет лотереясы да уйнатылырга мөмкин ди. Монысын без бер кондуктор әйткәннәргә нигезләнеп кенә хәбәр итәбез. Ышаныргамы-юкмы икәнен вакыт күрсәтер. Шулай да билетларыгызны ыргытмый торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа