Әлмәтлеләр юл билгеләрен үзгәртергә тели
Дәүләт хезмәтләренең "Халык контроле" бүлегенә әлмәтледән шактый кызыклы зар килгән.
Шевченко урамында Мәрҗани-Төзүчеләр проспекты арасында тизлекне сәгатенә 50 километрдан арттырырга ярамый диелгән юл билгесе тора. Әмма шофер ул кагыйдәнең бер актуальлеге юк дип саный икән. Юл яхшы күренә, җәяүлеләр өчен махсус светофор урнаштырылган ди ул. Ул җирдә чапсаң да була, кыскасы.
Әлеге участок узган ел "Татнефть" хисабына ремонтланган иде. Әлмәтленең бу зарын нишләтерләр, вакыт күрсәтер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа