Әлмәтлеләр җыя да, тарата да
Әлмәт мөхтәсибәтенең яшьләр комитеты хезмәткәрләре бу көннәрдә янә игелекле гамәл кылды.
Алар Лениногорскидагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына зур-зур капчыклар белән өс һәм аяк киемнәре илтте. Исегезгә төшерәбез, Үзәк мәчеттә мохтаҗлар өчен киемнәр һәм башка кирәк-яраклар җыю буенча акция дәвам итә. Әлмәтлеләр җыелган әйберләрне мохтаҗ кешеләргә таратуын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа