Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр утсыз, Лениногорск һәм Минзәлә халкы түбәсез калган

23 июньдә Әлмәт районында көчле җил чыгу сәбәпле Чупай, Новоникольск, Васильевка, Аппак авыллары утсыз калды.

24 июньдә исә Түбән Мактамада ут сүнде, дип хәбәр итә Әлмәт районы буенча МЧС идарәсе.

Түбән Мактамада трансформаторда килеп чыккан җитешсезлекләрне төзәтү эше бара. Зыян күрүчеләр юк.

ТР МЧСының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республиканың 19 районы утсыз калган. Лениногорск һәм Минзәлә районнарында давыл чыгу нәтиҗәсендә 8 йортның һәм өч административ-хуҗалык бинасының түбәләре зарарланган. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә "Знамя труда".

Лениногорск шәһәре давылдан зыян күргән

Лениногорск шәһәре давылдан зыян күргән

Фото leninogorsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса