Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр тротуар булмаудан зарлана

Әлмәтнең халык контроле төркемендә шундый язма басылды.

"Ленин урамындагы 137 нче йорттан "Пятерочка" кибетенә һәм Гадел хөкем йортына таба тротуар юк. Йортта яшәүчеләр генә түгел, 24 нче мәктәпкә укырга йөрүчеләр дә, балаларын 36 нчы бакчага илтүчеләр дә бик интегә. ТСЖ йорт яныннан башлап берничә метр тротуар салдырды да шуның белән эш бетте. Юл бик тар, җитмәсә бер ягыннан машина тезәләр. Балакина урамыннан Ленин урамына таба сулга борылуны тыючы билге куелганнан соң кайбер шоферлар безнең ишегалды аша узуны хуп күрә. Машиналар хәрәкәте бик интенсив булу өстенә кибет тирәсендә бик зур чокыр да бар. Кибеткә товар китергән зур машиналар торганда ул тирәдән үтәрмен димә", дип язалар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса