Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр притон оештырган өчен хөкем ителгән

Әлмәт шәһәр прокуратурасы дәүләт гаепләвенә теләктәшлек белдергән.

26 яшьлек ир-ат һәм 22 яшьлек хатын-кыз даими рәвештә Ленин урамындагы йортларның берсеннән үзләренең яшәү урыннарын наркоманнарга биреп торулары өчен гаепләнә. Биредә наркотик һәм психотроп матдәләр кулланганнар. Хөкем ителүчеләр үзләренең гаебен тулысы белән таныган. Суд ир-атны 3 елга сынау шарты белән 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү, хатын-кызга 2 ел да 6 айга сынау шарты белән 2 ел ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итә Әлмәт прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса