Әлмәтлеләр! Май бәйрәмнәрендә шашлык белән сак булыгыз
Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә.
Шул сәбәпле ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү, корыган үләннәрне һәм чүп яндыру, куркыныч ягыннан 1-3 класслы дип табылган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. 30 апрельдән 10 майга кадәр урман-парк зоналарында һәм әлмәтлеләрнең күпләп ял итү урыннарында патрульлек итү оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа