Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр Изге Болгар җыенында катнашты

25 май көнне район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге Әлмәт делегациясе Изге Болгар җыенында катнашты.

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда җыелган меңнәрчә халык арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре дә бар иде.

Быел җыен Елга вокзалы ачылу белән тарихка кереп калды. Анда Болгар цивилизациясе музее да урнашкан. Бина архитектура ягыннан традицион Болгар культурасын чагылдыра. Вокзалның 3 манарасы өч эре шәһәрне: Болгар, Сувар, Биләрне гәүдәләндерә. Соңгы икесендә Идел Болгары удел белән идарә итүче князлеге үзәге тарихы турында тулы мәгълүмат урнаштырылган күргәзмә павильоннар булдырылачак. Болгар цивилизациясе музее вокзал бинасы мәйданының өчтән бер өлешен били (2 мең кв. м чамасы). Аның Болгар музей-тыюлыгы, Татарстан һәм Россия музейлары тупланмаларыннан җыелган коллекцияләре борынгы Болгар цивилизациясенең барлыкка килүендәге, үсешендәге, гомумән, дөнья культурасындагы тарихи ролен ача. Аның экспозициясе "Борынгы Болгарны ачу", "Төбәк табигате", "Болгар цивилизациясенең чишмә башы һәм формалашуы", "Борынгы Болгар" дигән дүрт бүлекне берләштерә. "Яңарыш" фонды карары белән, бу уникаль бинаның беренче катына Болгар шагыйре, мәгърифәтче Кол Галинең скульптурасы урнаштырылачак.

Елга вокзалы бинасы туристлык инфраструктурасы функциясен дә үти, шуңа да хәзер Изге Болгар җиреннән кеше өзелмәячәк дип әйтергә тулы җирлек бар. Биредә теплоходта сәяхәт итү өчен билет сатып алырга, Болгар шәһәренә сәфәрдән соң, ял итәргә мөмкин, шулай ук ресторанга кереп, тамак ялгарга да була.

Тантаналарның рәсми ачылышыннан соң, кунаклар Һөнәрчеләр шәһәрендә булып, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенир продукция белән танышты. Аннан соң Археологик тикшеренүләр халыкара үзәгендә, соңрак "Габдрахман сахабә коесы" комплексында булды, чишмә суыннан авыз итте, хан мунчасын карады, Җәмигъ мәчетендә өйлә намазында катнашты.

Изге Болгар җыены кунаклары өчен бу көнне Коръән укучылар чыгышы, мөнәҗәтләр, борынгы җырлар башкару, хәләл продукция сәүдәсе һ.б. да каралган иде.

Энҗе Хәсәншина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250