Әлмәтлеләр интернетта алдана
Өч әлмәтле соңгы арада гына интернет-мошенникларга 5000 сум акча күчергән.
48 яшьлек ханымга социаль челтәрдә иренең "классташыннан" телефонына акча салу турында үтенгән хәбәр килә. Янәсе, аның телефоны ватылган. Ханым әйтелгән сумманы телефонга күчерә. Соңрак социаль челтәрдә танышының страницасын ваткан булуларын белеп ала һәм полициягә хәбәр итә. Тагын ике әлмәтле дә шундый ук юл белән алдана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа