Әлмәт музыка көллияте шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрне «Юбилярлар - сәхнәгә» дип аталган концертка чакыра.
Анда көллиятнең 2016 елда 45, 50, 55, 60, 65, 75, 80 яшьлек юбилейларын билгеләп узучы хезмәткәрләре һәм аларның шәкертләре чыгыш ясаячак.
Концерт 24 мартта 18 сәгатьтә «Нефтьче» Мәдәният сараенда булачак. Керү бушлай.