Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр акча эшли ала. Моның өчен нишләргә?

Татарстанлыларны «Халык контроле»ннән активрак файдаланырга һәм ялган хәмер сатучылар турында хәбәр итәргә чакыралар.

Агымдагы елда республика хөкүмәте «Халык контроле» аша җибәргән шундый хәбәрләргә акча түләргә карар итте.

«Мәгълүмати сугышка» 1 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бүләкләү тәртибе түбәндәгечә: мәгълүмат расланып, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылса һәм хөкем карары чыгарылса - хәбәр итүчегә 3 мең сум;

101 литрдан артык суррогат турында хәбәр иткәндә - 2 мең сум;

Реклама

10 нан алып 100 литр ялган аракы турында хәбәр итүчегә - 1 мең сум. (Бу суммалардан салым алына).

Шулай булуга карамастан, эре шәһәрләрдә, шул исәптән Әлмәттә дә хәбәр итүчеләр бар. Кагыйдә буларак, болар 40 яшькә кадәрге, Интернет белән дус кешеләр. Ә өлкәнрәкләр дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линиясенә шалтырата. Быелның ике аенда республика буенча 54 мөрәҗәгать кергән инде.

Чаллыдан берәүнең хәбәре буенча бер эшмәкәрдән 10 литр «фанфурик» тартып алынган. Арбитраж суды эшне карап карар кабул иткәннән соң бу турыда хәбәр итүчегә акча түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәтлеләр акча эшли ала. Моның өчен нишләргә?
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш