Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлегә 80 мең штраф түләргә туры килә

Әлмәтнең бер предприятиесе директоры хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәгән.

Ачыкланганча, предприятиенең 18 хезмәткәре быелның гыйнвар-апрель айлары өчен 888 мең сумнан артык акча алып җиткермәгәннәр. Бу акчаларны директор килешүләр буенча контрагентлар хезмәтләренә түләүгә тоткан. Прокуратура катнашканнан соң ҖЧҖ хезмәткәрләренә тиешле хезмәт хакы түләнгән. Әлмәт шәһәр суды бу гамәле өчен «Антикор+» ҖЧҖ директорына 80 мең сум штраф салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса