Әлмәтле зарлана: шәһәр уртасында ике кабер
Әлмәттә яшәүче берәү «Халык контроленә» шарлавыклы буалар янындагы ял итү зонасында ике күмелгән урын пәйда булуыннан зарланган.
«Шәһәр уртасында яраткан ял итү зонасы зиратка әйләнеп бара. Яшелләндерелгән участокта ике урында каберлек барлыкка килгән. Бу санитар-эпидемиологик таләпләргә каршы килә. Тикшереп чара күрүегезне сорыйм», - дип яза автор.
Заявка Әлмәт районы башкарма комитетына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа