Әлмәтле ялган аракы саткан
Барлыгы 70 литр ялган алкоголь продукциясен сатудан алалар.
9 сентябрь көнне Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән берлектә Монтажная урамындагы "Заря" гаражлар кооперативында «FINSKAYA» аракысының ялган акциз маркалар белән сатуга әзерләнүен фаш итә. Савитский С.С тан шулай итеп 70 литр алкоголь продукция алына.
Шулай ук Чернышевский урамы 44 адресында урнашкан "Гөлназ" кибетендә дә ялган спирт эчемлеге сату очрагы ачыклана. «Горный Аромат» дигән косметик лосьон саткан өчен кибет хуҗасын административ җаваплылыкка тарталар. Барлыгы 7, 425 литр "фанфурик", ягъни 75 флакон спирлы эчемлек сатудан алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа