Әлмәтле ялган аракы белән эләккән
Әлмәт шәһәр суды 70 литр ялган аракы белән тотылган әлмәтлегә карата хөкем карары чыгарды.
Полицейскийлар Монтажная урамындагы «Заря» гараж кооперативы территориясендә автомобильне тикшергәндә ялган акциз маркалы 140 шешә Finskaya Silver аракысына тап булалар. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шоферга карата административ беркетмә төзи. Хокук сагында торучылар ялган аракыны конфискацияли. Суд закон бозучыга 4000 сум штраф салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа