Әлмәтле әти-әниләрне җавапка тарталар
Әлмәт коткаручылары тарафыннан балконнан алынган ике баланың да әти-әниләре җавапка тартылачак.
Аларга карата «Балигъ булмаган яшьтәге балаларын карау һәм тәрбияләү буенча ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән.
Дүрт яшьлек кызчыкның йөкле әнисе эштә булган. Ул шәһәр таксиларының берсендә диспетчер булып эшли. Бу көнне 8 яшьлек уллары һәм 4 яшьлек кызлары белән әти кеше өйдә калган була. Берара әни кеше шалтыратып, аны эш урыныннан килеп алуын сорый. Ир балаларны берүзләрен калдырып чыгып китә. Шул арада кызчык балкон козырегына менә.
Шул ук көнне коткаручылар бер малайны да балконнан ала. Ул бер сәгать дәвамында анда әнисен чакырып кычкырып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia