Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле танышының машинасын урлаган

Әлмәт эчке эшләр бүлегенең дежур частена 30 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итеп, төнгелеккә Белоглазов урамында үзе яши торган йорт янында калдырган ВАЗ-2106 автомобиленең юкка чыгуын хәбәр итә.

Патруль-пост службасы хезмәткәрләре машинаны куып алып китүчене шунда ук "іайнар эздән" тоткарлыйлар. Баксаң, 28 яшьлек әлеге әлмәтле бераз кәефләнеп алганнан соң урамга тәмәке тартырга чыккан була. Ишегалды буйлап йөргәндә танышының машинасына күзе төшә һәм ул анда йөреп кайтырга ниятли. Өйгә кереп кайчы алып чыга да, шофер ягыннан ишекне ачып салонга керә. Үткәргеч чыбыкларны тоташтырып машинаны кабызганнан соң ишегалдын бераз әйләнә, аннары Ленин урамына юл тота. Анда әле танышын күреп утырта, тик машинаны куып алып китүе турында аңа берни дә әйтми. Радищев урамыннан барганда алгы сул тәгәрмәче белән ялгыш бордюрга менә. Шулчак сәер автомобиль ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмый. Карак тоткарлаганда уяу тәртип сакчыларына каршылык-мазар күрсәтеп маташмый. Шулай итеп, машина төзек хәлдә хуҗасына кире кайтарыла. Җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250