Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле пычак белән сатучыга ташланган

11 август көнне кич белән Белоглазов урамындагы азык-төлек кибетендә бер ир киштәдән пычак алып, сатучыдан кассадагы акчаларны бирүен таләп итә башлый.

Ханым аның таләбен үти һәм сиздермичә генә полицияне чакырту төймәсенә баса. Вакыйга булган урынга ОВО экипажы килеп җиткәндә ир кибеттән чыгып киткән була. Аның билгеләрен белешеп, якын-тирә районнарны карап йөргәндә хокук сакчылары М. Җәлил урамында 34 яшьлек ирне тоткарлыйлар. Аннан урланган акча табып алына.

Талау нияте белән һөҗүм итү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса