Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле пычак белән коралланып кафеда ызгыш тудырган

ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшь егет кафега пычак белән коралланып килә.

Беркайда да эшләмәүче 25 яшьлек егетне шунда ук кулга алалар. Кафеда кәеф-сафа корып утырган җиреннән ул 44 яшьлек бер ир белән талашып китә. Өенә кайтып, пневматик пистолет һәм пычак ала. Кабат кафега килеп, теге ирне яралый. Төрле тән җәрәхәтләре алган ирне шәһәр үзәк сырхауханәсенә озаталар. Хәзер әлеге җинаять эше буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса