Әлмәтле наркотик белән тотылды
Татарстан полицейскийлары «Мәк» операциясе кысаларында Әлмәттә һәм Бөгелмәдә яшәүче ике кешедә наркотиклар тапты.
Участок уполномоченныйлары Бөгелмә-Әлмәт автоюлында Габдрахман авылы янында 19 яшьлек әлмәтлене һәм 21 яшьлек Бөгелмә егетен тоткарлыйлар. Алардан 844 грамм марихуана табып алына.
Моннан алдарак 26 август көнне дә законсыз әйләнештән 1 граммга якын дизайнер наркотигы һәм 6,6 грамм амфетамин, ә Мәскәү-Уфа автоюлының 755 нче чакрымында, «Зөя» стационар постында элек хөкем ителгән 20 яшьлек Киров өлкәсе егетеннән - «Фольксваген Транспортер» автомобиле пассажирыннан 35,4 грамм марихуана табып алына. Барлык фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia