Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле машина фаралары аркасында правасыз калган

Әлмәттә автомобиленең фаралары тиешле нормаларга туры килмәгән өчен бер шоферны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Куркыныч яктылык. Бүген яшьләр күбесе машиналарына башка автомобильләргә туры килә торган фаралар куярга тырыша. Ә бу нормативларга каршы килә. Әлеге закон бозу өчен алты айдан алып бер елга кадәр правадан мәхрүм итү каралган. Шушы көннәрдә...

Әлмәттә автомобиленең фаралары тиешле нормаларга туры килмәгән өчен бер шоферны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.


Куркыныч яктылык. Бүген яшьләр күбесе машиналарына башка автомобильләргә туры килә торган фаралар куярга тырыша. Ә бу нормативларга каршы килә. Әлеге закон бозу өчен алты айдан алып бер елга кадәр правадан мәхрүм итү каралган.

Шушы көннәрдә Әлмәт мировой судында шундый административ эшне караганнар. Суд материаллары буенча, май башларында Ленин урамында автоинспекторлар «Дэу Нексия» шоферын туктата. Аның «Н» тибындагы машина фаралары башка яктылык приборлары белән тулыландырылган була. Андый приборларны бары тик «D» тибындагы фараларга гына урнаштырырга ярый. Тиеш булмаган яктылык башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык итә, юлда куркыныч тудыра.

Нәтиҗәдә суд автомобильчене алты айга правасыннан мәхрүм итте һәм өстәмә яктылык приборларын конфискацияләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса