Әлмәтле машина алам дип акчасыз калган
Кырыгалдарлар ятьмәсенә тагын бер әлмәтле капкан.
43 яшьлек ир-атның кәрәзле телефонына начар юллардан да яхшы йөрүче машина отуы турында смс-хәбәр килә. Ир-ат хәбәрдә күрсәтелгән сылтама буенча уен оештыручылар сайтына керә һәм бәхетлеләр исемлегендә үзенең фамилиясен дә күрә. Әлмәтлегә кыйммәтле чит ил машинасын алу өчен "вак-төяк" чыгымнар өчен түләргә тәкъдим итәләр. Ул күрсәтелгән исәп-хисап счетына 109 мең сум акча күчерә. Берничә көннән әлмәтле әлеге хәбәрнең дөреслегенә тагын бер кат инану өчен Мәскәүгә рәсми автосалонның шәһәр номерына шалтырата. Фирма вәкилләре бернинди дә уен оештырмаганнарын, әлмәтленең аферистлар корбаны булганын җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа