Әлмәтле кырыгалдарларга 480 мең сум акчасын биргән
Кисәтеп торуларга да карамастан, кырыгалдарларларга ышанып, соңгы тиеннәреннән мәхрүм калучылар һаман күзәтелә.
Шушы көннәрдә генә дә ике әлмәтле 500 мең сумга якын акчасын алдакчылар кесәсенә салган. 60 яшьлек пенсионерның өй телефонына шалтыратып, улының үзенең гаебе белән юл-транспорт вакыйгасына эләгүен, җинаять җаваплылыгыннан алып калу өчен 480 мең сум акча кирәк булуын әйткәннәр. Курыккан ана кирәкле сумманы төрле абонент номерларына күчерә һәм кырыгалдарлар күрсәтмәсе буенча чекларның бер өлешен юк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia