Әлмәтле кырыгалдарлар корбаны булган
Полициягә 66 яшьлек пенсионер ханым мөрәҗәгать иткән.
Аңа 20 сәгать 20 минутта таныш булмаган кеше шалтыратып, улының юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгаруын хәбәр иткән. Бу проблемадан коткару өчен пенсионер кырыгалдарларга 10 мең сумын күчерергә ризалык биргән. Ул үзенең алдануына күпмедер вакыт узгач кына төшенгән. Полиция хезмәткәрләре алдакчының абонент номерының Самара өлкәсендә теркәлүен ачыклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа