Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән һәм шартлаткыч җайланмаларны законсыз саклаган өчен 1,6 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Узган елның 1 октябрендә калабызның бер фатирында детонация нәтиҗәсендә шартлаткыч җайланма хәрәкәткә килгән иде.

Әлмәт шәһәр суды карары белән әлеге фатир хуҗасы җәза срогын колония-поселениедә үтү шарты белән 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы саксызлык буенча кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә һәм сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч җайланмаларны законсыз саклауда һәм ташуда гаепле дип табылган кырык яшьлек М. га карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

Суд ачыклаганча, М. 2012 елның 1 октябренә кадәр 800 мл сыешлы майонез банкасына салынган кулдан ясалган шартлаткыч җайланма сатып ала. Ә 21,7 грамм авырлыктагы кулдан ясалган шартлаткыч матдәне үз автомобилендә саклый.

1 октябрь көнне М. ахыргача кирәк-ярак белән тәэмин ителеп бетмәгән әлеге шартлаткыч җайланманы законсыз төстә фатирына алып керә. Шушы ук көнне аның 39 яшьлек тормыш иптәше шартлаткыч җайланма салынган пакетны ачып карарга була. Детонация нәтиҗәсендә җайланма шартлый. Ханым шактый авыр тән җәрәхәтләре белән шифаханәгә озатыла.

Моннан тыш, М. законсыз рәвештә 5.6 мм калибрлы спорт-ау патроннары булып саналучы, заводта җитештерелгән 50 патрон сатып алган була. Әлеге сугыш кирәк-яракларын шулай ук законсыз төстә үз фатирының балконындагы шкафта саклый. Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлеге хезмәткәрләре тентү вакытында аларны табып алалар.

М. ның кече яшьтәге ике баласы бар, ул беркайда да эшләми, хөкем ителгәне булмаган, гаебен тулысы белән таныган.

Әлмәт шәһәр суды 31 май көнне аңа карата хөкем карары чыгарды.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы материаллары буенча Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250