Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле ханымны “гипнозлаганнар”

Әлмәт полиция бүлегенә 4 октябрьдә ике әлмәтле мөрәҗәгать иткән.

Беренчесе - 52 яшьлек ханым берничә көн элек бушлай белдерүләр сайтына стенка сату турында белдерү элгән булган. Аңа билгесез ир шалтыратып, җиһазны сатып алырга теләвен әйткән һәм акча күчерү өчен банк картасының реквизитларын сораган. Ышанган ханым картаның яшерен кодын да хәбәр иткән. Күпмедер вакыттан картадагы акчасын караса, 50 мең сумнан артык акчасыннан җилләр искән. Мошенниклар турында ишетеп, белеп торса да, әлмәтле сөйләшү барышында теге якның йогынтысына бирелгән һәм алар кушканны үтәгән. Тикшерүчеләр телефоннан шалтыратучының Чиләбе өлкәсеннән булуын ачыклаган.

Икенче ханым кызына бүләккә интернет аша «Айфон 5s»ка заказ биргән һәм банктан кредит алып, акчаны кирәкле урынга күчергән. Әмма телефонсыз да, акчасыз да калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса