Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле ханым телевизорсыз, компьютерсыз калырга мөмкин

Әлмәттә бер ханымны аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен 30 мең сум штрафка тарткан булганнар.

Әмма ул аны түләргә ашыкмаган. Чираттагы рейд вакытында суд приставлары аның телевизоры белән компьютерын алып чыгып киткәннәр һәм бурычлыга бурычын түләү өчен 1 атна вакыт биргәннәр. Шуннан соң да бурычын түләмәсә, аның телевизоры белән компьютерын сатуга куячаклар.

Әлмәт районы суд приставлары бүлегендә ЮХИДИ штрафларын түләү буенча 10,6 млн сумга 10 меңнән артык эш ята. Алар ҮХИДИ хезмәткәрләре белән 10 штрафтан артык яки 10 мең сумнан артык бурычлыларның өйләренә йөриләр.

«Исерек» штрафлар күләме 13,7 млн сум. 448 эшнең 172 се ябылып, 5 млн сумнан артык бурыч түләтелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса