Әлмәтле фатирында үлә язган
Әлмәттә яшәүче 44 яшьлек ир-ат үз фатирында янып үлә язган.
Фәхретдин урамындагы 14 нче йортта 19 февраль көнне көндез янгын чыга. Тәмәке тартканда саксыз эш итү аркасында чыккан янгын нәтиҗәсендә ирнең күкрәк өлеше пешә (15%). Урын-җир әйберләре яна. Гомуми яну мәйданы 1 квадрат метр тәшкил итә. Ирне Әлмәт медсанчасена озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа