Әлмәтле егетне сеңлесе акчасыз калдырган
Әлмәттән 22 яшьлек бер егет хезмәт хакы күчерелә торган картасын сеөлесенә биреп торган.
Икенче көнне үк аның картасыннан башта 3000, бераз соңрак 4000 сум акчасын алулары турында смс-хәбәр килгән.
Егет сеңлесенә шалтыраткан. Ә анысы бернинди дә акча алмавын, тик картаны таныш булмаган бер хатын-кызга биреп торганын әйткән. Баксаң, кибеттә эшли торган сеңлесе янына бер хатын-кыз килгән дә бурычка 1500 сум акча биреп торуын үтенгән. Кызның янында акчасы булмаганлыктан, ул абыйсының картасын биргән һәм пин-кодын әйткән. Ханым картаны алып торган да, кире кайтарган. Күпме сорадым, шуның кадәр генә алдым дигән. Ә үзе картадагы акчаның күпмелеген тикшергән. Анда шактый акча барлыгын күргәч, 3000 сумын алган. Бу акчаны хәмергә тотып бетергәч, ханым кыз янына тагын килгән дә, бурычымны картага салам дип, картаны тагын сорап алган. Бу юлы аннан 4000 сум урлаган.
Полиция участок уполномоченныйлары акча урлаучыны кайнар эздән тотканнар. Ул 22 яшьлек, элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән Әлмәт районында яшәүче ханым булып чыккан. Урланган акча өлешчә хуҗасына кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа