Әлмәтле балачакта мыскыл иткән абыйсын үтергән
Шәһәр суды Әлмәттә яшәүче ирне бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Ул үзенең абыйсын үтерә. Бергә эчеп утыргач, алар талашып китә һәм энесе абыйсына 4 тапкыр пычак белән кадый.
Баксаң, абый кеше энесен балачактан мыскыл итеп яшәгән: кыйнаган, суккан, хәтта үтерәм дип янаган. Энесенең психикасында шул рәвешле тайпылыш барлыкка килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа