Әлмәтле алданган
Шәһәрдә тагын бер кеше кырыгалдарлар корбаны булган.
60 яшьлек әлмәтле газетадан биологик актив өстәлмәләр (БАД) сатылуы турында укыган һәм профиалктика максатыннан аларны сатып алырга булган. Пенсионер БАДны почта аша алган, тиешле курс дәвамында эчкән, товарга карата да, фирмага да аның дәгъвасы булмаган. Беркөнне аңа шалтыратып, имеш, БАД сатучы фирма бетерелгән, суд карары белән зыян күрүчеләргә компенсация тиеш, әмма моның өчен башта салым түләргә кирәк булачак, дигәннәр. Пенсионер банкомат аша әйтелгән сумманы күчергән. Аңа шалтыратып, тагын акча күчерергә кушканнар. Нәтиҗәдә ир-ат барлыгы 58 мең сум акчасыннан мәхрүм калган. Ул үзенең алданганын салым сыйфатында тагын акча күчерүләрен сорагач кына аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа