Әлмәтле акчасы җитмәгәч сумканы урлап чыккан
Әлмәтнең бер кибетендә видеокүзәтү җайланмалары бер урлашуны теркәгән.
Сатучылар әйтүенә караганда, көндезге өчләр тирәсендә кибеткән ике пенсионер ханым кергән һәм әйберләр карый башлаган. Берсе 11 мең сумлык сумканы озак кына әйләндерә-әйләндерә караганнан соң тун эченә кыстырган да кибеттән чыгып киткән. Күпмедер вакыттан соң сатучылар сумка югалганын күреп полициягә хәбәр иткәннәр. Полиция хезмәткәрләре каракның шәхесен ачыклаган. Ул Урсалыда яшәүче 61 яшьлек ханым булып чыккан. Сумканы сатып алырга аның нибары 1 мең сум акчасы җитми торган булган. Бик ошаткач, ул аны урлап чыгарга карар иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа