Әлмәткә җылы көннәр килерме?
Бу атнада чатнама суыклар әле сакланачак.
Февраль ае өчен шундый салкын көннәрнең озакка саклануы аномаль хәл булса да, синоптиклар әле мондый салкыннар мартта да булачак дип искәртә.
Киләсе атна башыннан температура бераз төшәчәк, көндез уртача һава температурасы -10 градус булыр дип көтелә. Киләсе атна азагына таба гомумән -4 градуска кадәр җылыта. Кар явуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа