Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәткә мошенниклар "һөҗүм" итә

Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз дип күп мәртәбәләр язып чыктык, күпме мисаллар китердек. Ләкин һаман да мошенниклар ятьмәсенә эләгеп торучылар күзәтелә. Узган ял көннәрендә генә тагын ике пенсионер акчаларыннан колак каккан.

Җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләр нинди генә алымга бармый. Әти-әни өчен баладан да газизрәк беркем дә юк. Ул аның өчен малын гына түгел, гомерен бирергә дә әзер. Моны мошенниклар яхшы белә һәм әниләрнең эчке халәтеннән, хисләреннән оста файдалана. Менә ял көнендә дә Ленин урамындагы йортларда яшәүче ике пенсионер ханымга телефоннан шалтыратып, бер үк төрле сүзләр әйтәләр. Шалтыратучы үзен полиция хезмәткәре дип таныта һәм улы катнашында юл-транспорт вакыйгасы булуы, анда ике кешенең зыян күрүе хакында җанга үтеп керерлек итеп сөйли. Шалтыратуының сәбәбе "игелекле гамәл кыласы" килүдән икән. Ул үзенең хезмәте өчен 80 мең сум сорый. Каушап калган әбинең берсе кичекмәстән улына шалтыратырга уйлый. Аның белән сөйләшкәннән соң ана тынычлана, үзен алдарга тырышуларына төшенә.

Ә икенче очрак һәркемне, шул исәптән тикшерүчеләрне аптырашта калдыра. Әбине хәтта кызы да аны алдарга тырышуларына ышандыра алмый. Мошенник әбине шул дәрәҗәдә куркыта ки, хәсрәткә чумган пенсионер улына шалтыратып хәлен белешәсе урынга аны тыңлавын дәвам итә. Әбинең өендә акчасы булмый. Ул кызы белән берничә сәгать дәвамында банклар буйлап йөри. Тиешле күләмдә акча җыйганнан соң төрле телефон номерларына 80 мең сум күчерә. Шуннан соң гына әби кызына улына шалтыратырга рөхсәт итә. Ләкин акча күчкән, терсәкне тешләүдән, үкенүдән файда юк.

2 июньдә нәкъ шушындый ук схемадагы кармакка 43 яшьлек хатын-кыз эләгә. Дөрес, ханым башта улына шалтыратып карый. Әмма улының телефоныннан "зонадан читтә. Ул хәзергә сезнең белән сөйләшә алмый. Соңрак шалтыратыгыз" дигән сүзләр яңгырагач, курыккан ана булмаган бәхетсезлек очрагыннан баласын коткарасы килеп 20 мең сумыннан колак кага.

Җиде кат уйла, бер кат кис, дип әби-бабайлар юкка гына әйтмәгән. Газета укучыларыбызны мондый очракларда каушап калмаска, акча җыясы урынга башта улыгызга яки кызыгызга, алар телефонын күтәрмәсә, полициягә шалтыратып барысын да ачыкларга киңәш итәбез. Тагын да яхшысы, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, фатирыгызга кертмәгез, алар белән гәп куертмагыз.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районындагы бүлеге мәгълүматларына таянып Ирина Апачаева әзерләде

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250