Әлмәт юлында җәяүленең гомере өзелде
24 майда кичке бишләр тирәсендә Совет урамындагы 197 нче йорт каршында фаҗига теркәлде.
Дэу Нексия машинасын йөртүче, 1988 елгы ир-ат тизлекне арттыру сәбәпле, юл кагыйдәләре буенча хәрәкәт итүче җәяүлене бәрдерә. Алган тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче, 1982 елгы җәяүленең шунда ук гомере өзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа