Реклама
Үткән 6 айда Әлмәт районы һәм шәһәр территориясендә 120 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 19 кеше һәлак булган, 168 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Узган ел белән чагыштырганда быел үлүчеләр саны арткан: былтыр 112 авариядә 10 кешенең гомере өзелгән, 192 кеше җәрәхәтләнгән.
Аварияләрнең төп сәбәпләре: конкрет юл шартларына карап тизлекне дөрес сайламау (35 авариядә 7 кеше үлгән, 46 кеше җәрәхәтләнгән), каршы хәрәкәт полосасына чыгу (18-9-32), үтеп китү чиратын бозу (20-2-28).
Җәяүлеләрнең юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәмәве 2 кешенең һәлак булуына, 25 кешенең җәрәхәтләнүенә китергән. Исерек машина йөртүчеләр 11 авария ясаган, шуның аркасында 20 кеше тән җәрәхәтләре алган (2013 елда 12-2-25).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы