Әлмәт волонтерлары картлар йортында булды
Әлмәт медицина көллиятенең «Мария» клубы волонтерлары Җәлил бистәсендәге картлар йортында булды.
Студентлар бирегә концерт номерлары алып килгәннәр иде. Татар, чегән, уйгур биюләрен башкардылар. Эдуард Асадов шигырьләрен укыдылар. Татар, рус һәм украин телләрендә җырладылар. Тамашачылар чыгышларны җылы кабул итте.
Ахырдан Фәнүзә Бикмиева «Гармун алыйк әле, дускай» җырын башкарды. Бабайлар һәм әбиләр яшьләр белән бергә биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Кешеләргә изгелек өләшүне бәхеткә саный булачак медиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа