Әлмәт умартачысының даны чыккан [+ ФОТОЛАР]
«Бал булды», - дип сөйләүчеләргә ышанмагыз! Алар җәй буе кортларына шикәр ашатты».
Бал яратучылар сизгәндер, быел чын бал булмады. Шуңа да оста умартачылар кырыгалдарлар тозагына эләгүдән сак булырга киңәш итә. Тәмле һәм сихәтле бал яратучыларга Әлмәтнең оста умартачылары үз серләрен чиште.
Иң тәмле балларның берсен Кама-Елгада табып була. Урманның якын булуы аларны үзенчәлекле итә, биредә хәтта иң начар елны да әйбәт бал алалар. Кортка тигез җир генә түгел, ә урманның янәшәдә булуы һәм сулык та кирәклеген биредә яшәүчеләр яхшы белә. Шул вакытта гына яхшы бал алып була, ди авыл халкы бераваздан.
Атаклы умартачылар арасында хәтта хатын-кызлар да бар!
- Кама-Елганың урыны җайлы, әйләнә-тирәдә басулар җәелеп китә. Авыл эчендә үк юкәләр үсә, быел менә карабодай басуы гел авылны чыккач ук булды, - дип сөйләде авылның бердәнбер хатын-кыз умартачысы Айгөл Мостафина.
Кайчандыр әтисе Фәнүс авылның иң оста умартачысы була. Күп еллар үзенең сихәтле балы белән халыкны сөендерә. Моннан 11 ел элек ул бакыйлыкка күчкәч, кызы аның шөгылен дәвам итәргә була.
- Әти үлгәч берничә ел ояларны бетереп тә тордык. Шунда әлләникадәр кеше «Фәнүс балы кирәк, аныкы кадәрле беркемдә дә андый тәмле бал юк», - дип сорап килде. Шуннан мин тәвәккәлләргә булдым, әтидән калган бу эшне янә торгыздым, - дип сөйли Айгөл бакчасындагы умарталары белән таныштырып.
Сүзгә 66 яшьлек әниләре Роза Шәйдуллина да кушыла:
- Кечкенәдән әтисе белән кортлар карап үсте инде ул. Шуңа да бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә. Өйрәнеп утырасы да булмады. Бергәләп уйлаштык та, ничек тә кортларны саклап калырга кирәк дигән фикергә килдек. Хәзер ел әйләнәсе шуларны карап, сихәтле бал белән безне дә, туганнарны да сөендерә кызым.
Айгөл 11 ел эчендә умартачылыкның һәм яхшы балның бөтен серләренә дә төшенгән. Организмга мең төрле дәвасы булган балның нинди булуы җәйнең ничек килүенә бәйле икән. Җәй башында быел яңгырлар күп булды. Шуңа да бал кортлары балны күбрәк люцерна, клевер, шайтан таягы, имән, өлмә, карама, акация, каштан, чикләвек, кыргый өрәңге, тал нектарыннан җыйды. Ә иң файдалысы чәчәк балы санала.
Татлы чимал җыю, иң беренче чиратта, ана кортка бәйле, ди тәҗрибәле умартачы. Чөнки ул нәселне барлыкка китерә. Нәсел үссен, балалары имгәк тумасын өчен чәчәк серкәсе кирәк. Ә ул тал, әрем, тигәнәк, шайтан таягында бар.
- Күп еллар умарта тоткач хәзер төгәл шуны әйтә алам - умарта тоту, аны карау җиңелләрдән түгел. Аның өчен иң элек сабырлык, теләк кирәк. Хәтерлим, әтием гел бер сүзне кабатлый иде: «Бакчаның бөтен яме - умартада, кортсыз җәйге бакчаның яме булмый аның», - дип. Хәзер үзем дә бу сүзләрнең асылына төшенә башладым.
Балның шифасына килгәндә, ул да куллана белсәң генә бар. Мәсәлән, кайнар суда балны болгатсаң, аның файдасы югала. Балның чын икәнлеген дә берничә ысул белән тикшереп белеп була. Беренче ысул: балны бал кашыгына алганда ул өзелмәскә тиеш, астан кашыкка таба кире менеп, кашыктан өзелмәсә - чиста бал була. Икенчесе, балга химик карандаш тидереп карарга була. Каләм башы зәңгәр төскә керсә, димәк ул чиста бал түгел.
- Быел җәй көйсез булды. Узган еллар юкә балы үзенең тәме белән аерылып тора иде. Быел өч-дүрт көн генә юкә чәчәк атты да, кортлар да әллә ни запас туплый алмады. Алай да алты баштан ярыйсы гына бал алдык. Быел шикәр ашатып бал алучылар да күп булган дип сөйлиләр. Әмма безнең алай иткән юк. Ул бит үз-үзеңне алдау була. Аннан табигатькә каршы барып та булмый. Бал кортлары үзләре сихәтле нектарны табарга тиеш, - дип сөйләде Айгөл быелгы уңышларына да сөенеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа