Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт укучылары ришвәт бирүчеләрне ачыклады [+ФОТОЛАР]

Бөтен дөньяда елына 1 триллион доллар "пычрак" акчалар әйләнештә йөри.

Әлмәт укучылары арасында шушы көннәрдә «Әлмәт- ришвәтчелектән азат территория» дигән фото һәм видео конкурсына йомгак ясалды. Бу бәйгенең максаты әлеге ямьсез күренешне җәмгыятьтә булдырмый калу, аңа каршы көрәштә бердәмләшү.

Бәйгегә килгән эшләр арасында (ә алар саны 100 гә җитте) нинди генә күренешләрне тасвирламаган иде укучылар: ЮХИДИ хезмәткәрләренең кагыйдәләрне бозучы җинаятьчегә күз йомып, акча алулары да, медицина хезмәткәрләренең авырулардан акча каерулары да, студентның дипломсыз калмас өчен чираттагы зачетка акча төртүе дә - һәммәсе дә әлеге күренешнең тормышта чәчәк атуын ачып салды.

- Бәйгегә тәкъдим ителгән иҗат эшләреннән күренгәнчә, укучылар күп

очракта көнкүреш ришвәтчелекне тасвирлаган. Әмма чынлыкта моның тамырлары тагын да тирәндә ята - ришвәтчелек җәмгыятьнең төрле өлкәләренә үтеп кереп, инде югары масштабларда бара, - диде район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча киңәшчесе Ленар Вәлиев.

- Проблема хактан да бар. Мондый очракта агитация эшләрен кечкенә балалар арасыннан башлап, җитәкчеләр даирәсендә дә алып барырга кирәк. Әлеге бәйгеләрнең әһәмияте дә зур - укучылар ямьсез күренешкә карата үз фикерләрен белдереп, тормышны һәм әйләнә-тирәне чистарак итәргә омтыла, -дип, Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев Яшьләр үзәге сәхнәсендә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләде.

«Иң яхшы фотосурәт» номинациясендә Динара Вавилова, Анжела Шарипова, Максим Вахтеров, Лия Шәйхетдинова, Аишан Мехтизаде һәм «Ровесник» белән «Метеор» яшүсмерләр клубы коллективлары җиңү яулады. «Иң яхшы видеоязма» номинациясендә Ильвина Якупова, Никита Яргунин, Александр Белоногов, Антон Абрамов, Андрей Духно җиңде. Шулай ук тамашачылар мәхәббәте призын яулаучылар да булды. Барлыгы 15 эш иң яхшылар дип табылды, аларны якын арада республикакүләм «Коррупциягә каршы иҗат» дигән бәйгегә дә тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса