Әлмәт укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларны эзли
Шәһәрнең беренче мәктәбендә бу эшкә җиң сызганып тотыгганнар.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел узса да, аның кайтавазы әле дә булса яңгырый. Бөтенроссия геройлар көне уңаеннан шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә узган чара тәрбия ягыннан аерата әһәмиятле. Биредә үзләренең җиңү көнен якынайткан укучыларын эзләү белән мәшгульләр. Агымдагы ел башыннан ук мәктәптә формалашкан эзтабарлар отрядына Әлмәттән сугышка алынган 26 кешенең туганнарын табып, алар турында тулы мәгълүмат туплау йөкләнә. Әлеге каһарманнар - иске Әлмәт кешеләре, барысы да шәһәребезнең иң борынгы саналган 1 нче мәктәбендә белем алганнар. Яшүсмерләр укытучылар белән бергәләп җиңү көнен якынайтучы әлмәтлеләрнең туганнарын эзләп таба, алар турында хәтирәләр, фотосурәтләр туплый. Бүгенге көнгәчә исемлектә булган шәхесләрнең 21 е буенча тулы архив булдыралган. Алай гынамы әле, исән кайтып, бүгенге көнгәчә безнең арада булган Фоат ага Сафиуллин белән танышалар! Нәкъ менә Фоат Фатыхович мәктәптә узган чараның төп герое була да инде! Аңардан тыш чарада Әлмәт ветераннар Советы вәкилләре, сугышта катнашкан каһарманнарның туганнары катнашты. 8-11 сыйныф укучылары үзләре үк җыйган мәгълүматны түкми-чүчми тамашачыларга җиткерделәр, алга таба да бу юнәлештә эшләргә вәгъдә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа