Әлмәт төрмәсенә сәер вафли кертмәкче булганнар
Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясендә гадәттән тыш хәл теркәлде.
Оператив информация алган хезмәткәрләр полиция белән берлектә хөкем ителүчеләргә тапшырылырга тиешле ризыкларны тикшерәләр. Әлмәт районында яшәүче берәү тарафыннан хөкем ителүчеләрнең берсенә билгеләнгән посылка эчендә вафляларга ак төстәге матдәле 13 төргәк салынган булып чыга. Экспертиза анда ике граммга якын психотроп наркотик матдә икәнлеген күрсәтә. Наркотикларны алалар. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа