Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт татар дәүләт драма театры бездән ярдәм сорый!

Драмтеатр артисты Гөлнара Вәлиеваның улы - КФУның физика институты I курс студенты Айдар Вәлиевка табиблар ел башында куркыныч - «апластик анемия» диагнозын куйды.

Һәм ашыгыч рәвештә дәвалау курсын башлап җибәрделәр. Ул 1,5 ел дәвам итә. Хәзерге вакытта Айдар «Циклоспорин» препаратын кабул итә. Аның 25 көнлек курсы 10500 сумга төшә. Алты айдан дарулар нәтиҗә бирмәсә, Айдарга Санкт-Петербург клиникасында сөяк миен күчереп утыртырга кирәк булачак. Әлеге операция бүгенге көнгә 15 мең евро (1 млн сум) тора.

Айдарның әнисе Гөлнара Вәлиева Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1999 елдан бирле эшли. Ул язмыш сынауларын җиңеп үтеп, тамашачылар арасында танылу һәм хөрмәт яулады. Бүгенге көндә популяр, кирәкле актриса. 2014 елда Гөлнара «ТРның атказанган артисткасы» исеменә лаек булды. Улын ялгызы тәрбияли. Күптән түгел кыз туганы яман шеш авыруыннан үлде.

Яшь егетнең тормышы безнең кулда! Безнең ярдәмнән башка алар шундый зур сумманы җыя алмаячаклар.


Акча күчерү өчен счетлар:

Сбербанк 4276620023291895

Девон-кредит 4038420020268627

Белешмәләр өчен тел.: 8(8553) 45-46-99 (драмтеатр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса