Әлмәт таксисты правасыз калырга мөмкин
Ирнең бурычы әллә ни зур да түгел - 45 мең сум гына.
Шул ук вакытта ул аны түләргә ашыкмый. Аның рәсми рәвештә теркәлмичә генә таксист булып эшләве билгеле. Суд приставы аның яшәү урыны буенча килгән һәм микроволновкадан тыш арест салыр әйбер тапмаган. Шуңа күрә аның шоферлык таныклыгын тартып алырга булганнар.
Бурычлы ир үзенә карата шундый чара күрелү ихтималы турында хәбәр кәгазе алган. Берничә көннән ул бурычының бер өлешен китереп түләгән. Калганын да түләргә вәгъдә иткән. Чөнки аның "ипие" правага бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа