Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт сувенирлары бәйгедә катнаша. Тавыш бир!

Республикада «Татарстан Республикасының туристик сувениры» дигән бәйге бара.

Анда әлмәтлеләр дә катнаша. Бәйге җиде номинация буенча үтә: «Этнографический сувенир», «Гастрономический сувенир (напитки)», «Гастрономический сувенир (еда)», «Сувенир города и туристического маршрута», «Сувенир музея», «Сувенир-игрушка», «Упаковочная продукция». Бүгенге көнгә әлмәтлеләр «Гастрономический сувенир (еда)» номинациясенә «Нефтяная качалка» имбирлы печеньесын, «Любимый инвестор» чәк-чәген тәкъдим итте.«Алсу» оек-оекбаш фабрикасы бәйгедә «Носкофф» бренды продукциясе белән катнаша. Шулай ук төрле номинацияләрдә Мария Сенина, Мария Шафикова, Людмила Гайнанова, Гөлназ Гришина, Олеся Дербенскова һәм башкаларның эшләре тәкъдим ителгән.

Ачык тавыш бирү этабы 10 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Әлмәттән катнашучылар www.tursuvenir16.ru сайтында якташларыннан тавыш көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса