Реклама
Быел студентлар көнен Әлмәттә үзгә итеп - саф һавада, сәламәт яшәүне һәркемгә үрнәккә куеп, Үзәк чыршы шугалагында зурлап уздырдылар.
Кичә - Татьяна көне, Россия студентлары көне иде. Салкыннарга карамастан шугалакка шактый халык җыелган иде. Студентлар радиосыннан иң элек котлау яңгырады. Аннан тимераякларда студентлар марафоны тәкъдим ителде. Тәмле торт кызыклы бу чарада катнашучыларга бүләк буларак күңелләренә аеруча һуш килде.
Быел тәүге сессияләрен уңышлы гына "ерып чыккан" беренче курс студентларын баллы эчемлек белән сыйлау да бәйрәмгә җылы төсмер өстәде. Әлмәт шәһәре студентлар советы исә "Сессияне бишлегә" исеме астында зур флеш-моб та оештырган иде. Чара студентлар дискотекасы, шугалакта матур элементлар ясаучы яшьләр гөрләве белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+