Әлмәт шәһәр суды укытучыга хөкем карары чыгарды
Әлмәт шәһәр судында үз укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга карата суд булды.
Дәүләт гаепләүчесе экс-педагогка алты ел сораган булган. Әмма суд гаепләнүчене өч елга сынау срогы белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мүхрүм итте. Моннан тыш, аңа алты ел дәвамында укытучылык белән шөгыльләнү тыела. Рус теле укытучысы булып эшләгән кыз гаебен таныган. 15 яшьлек укучы белән психологик эш алып барылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа